Балалар өчен уздырылган “Әдәби марафон“да безнең районның яшь китап укучылары да катнаштылар. Тирсәдән Нурислам Абдуллин, Әгерҗедән Сөмбел Шәйхетдлинова Казанга йомгаклау чарасына бардылар.
“Дуслар! Ышанмассыз, әмма татарча китап укучы балалар саны 1 елда гына да 5 тапкыр арткан!
Мин бик шат! Әлеге балаларга тормышта һәрвакыт уңышлы булырга язсын. Киләчәктә дә шулай тырыш, белемле, ачык йөзле, саф күңелле, матур, максатларына ирешүчән булсыннар!“ – ди “Әдәби марафон“ны оештыручы Раил Гатауллин.
Нет комментариев