Әгерҗедән Рузилә Акбашева "Татар кызы" конкурсында "Уңган кыз" номинациясендә җиңү яулады
Яшьлек

Әгерҗедән Рузилә Акбашева "Татар кызы" конкурсында "Уңган кыз" номинациясендә җиңү яулады

Җиңүчеләрне призлар белән бүләкләделәр

2 августта Ижауда «Татар кызы-2020» республика конкурсының озак көтелгән финалы булды. Анда берничә сайлап алу этабын узган сигез татар кызы, шул исәптән Әгерҗедән Рузилә Акбашева да катнашты. "Уңган кыз" номинациясендә җиңү яулаган Рузилә  – Әгерҗедә туып-үскән, 4нче мәктәпне тәмамлаган. Ул хәзерге вакытта Ижауда Самара дәүләт университеты филиалында белем ала.

Финалда катнашучылар бер-берсе белән гүзәллек, күркәмлек, сөйкемлелектә генә түгел, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне белү буенча да ярышты.

Конкурста җиңүчеләрне кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.


Нет комментариев