“Безнең яраткан балалар“ фотобәйгесендә катнашыгыз
Яшьлек

“Безнең яраткан балалар“ фотобәйгесендә катнашыгыз

1 июнь – Балаларны яклау көне.

 

Шул уңайдан “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында “Безнең яраткан балалар“ фотобәйгесе игълан итәбез.

Әлеге бәйгедә әти-әниләр катнаша. Балагызның беренче адым ясаган, тәүге җиңүен чагылдырган яки кызыклы тормышын күрсәткән фотоларны безгә юллый аласыз.

Электрон адреска  (agr-vesti@mail.ru) юлларга, редакциягә китерергә (Әгерҗе, ,.Маркс урамы, 8) мөмкин. Исем-фамилиягезне, балагызның исемен, адресыгызны күрсәтергә онытмагыз.

Сайтта тавыш бирү вакытын алга таба хәбәр итәрбез.


Нет комментариев