Көтелмәгән хәл булган
30 август көнне Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова республика көне уңаеннан Казанның берничә концерт мәйданчыгында чыгыш ясады.
Соңгысында җырчы белән көтелмәгән хәл булган: җырлаган вакытта микрофонының зарядкасы утырган.
Әмма Зәйнәб ханым югалып калмый, җырлавын дәвам итә.
“Сәхнәдә төрле хәлләр булгалый. Шартлата, шартлата җырладык. Куркып калсам да, туктамадым. Шартлауның сәбәбе: минем микрофонның заряды беткән булып чыкты. “Бәтәрәен” алыштырмаганнар. Ну шартлады соң, шартлады. Йөрәк турында сөйләмим дә, ярылды, уф. Әле шуның өстенә Фирдүс куанып тора. Мин куркып үлә яздым!” - дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова Инстаграмдагы сәхифәсендә.
Нет комментариев