Заводская урамында балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка килде
Яшәеш

Заводская урамында балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка килде

Заводская урамындагы Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты янында кечкенә балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка килде.

  • Без кечкенә чакта бу урын ташландык хәлдә иде. Язын-көзен җыелган суларда уйнап пычранып бетә идек. Хәзер барысы да яхшы якка үзгәрде. Киләчәктә дә биредә яшәүчеләрнең тормыш һәм яшәү шартларын уңай якка үзгәртү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрбез, – ди шушы микрорайон депутаты Марсель Шахмин.

Депутат мәйданчыкны урнаштыруда зур ярдәм күрсәткән Валерий Шамшурин җитәкчелегендәге алтын куллы осталарга рәхмәтен җиткерә.

  • Киләчәктә биредә эскәмияләр дә куячакбыз. Яшь әниләргә балалары белән ял итү урыны булачак ул, – ди Марсель Шахмин.

Нет комментариев