Зәки Галимов һәм Хәтимә Фәтхетдинова 90 яшьлек олуг юбилейларын каршы алдылар
Яшәеш

Зәки Галимов һәм Хәтимә Фәтхетдинова 90 яшьлек олуг юбилейларын каршы алдылар

Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, юбилярларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды

Исәнбайда гомер кичерүче хезмәт ветераннары Зәки Галимов һәм Хәтимә Фәтхетдинова 90 яшьлек олуг юбилейларын каршы алдылар.

Алар икесе дә гомер буе колхозда эшләгәннәр. Зәки абый алдынгы тракторчы булган, күпсанлы Рәхмәт хатлары, “Хезмәттәге аерымлыклары өчен“ медале белән бүләкләнгән. Хәтимә апа, сарыкчылыкта эшләп, хөрмәт яулаган.

Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, юбилярларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.


Нет комментариев