Очрашуда волонтерлык хәрәкәтләре турында сөйләделәр
3 нче урта мәктәптә яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Игелек дәресе" үткәрделәр. Очрашуда активистлар яшьләр үзәге эшчәнлеге һәм волонтерлык хәрәкәтләре турында сөйләделәр.
"Әгерҗе яшьләре" хәрәкәте активисты Артур Рәхмәтуллин үзенең волонтерлык эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Шулай ук укучылар өчен тренер Альбина Рәхмәтуллина "Зур тәнәфес" спорт зарядкасы үткәрде.
Нет комментариев