Яшь ямурзалылар тавыш бирде
8 сентябрь көнне сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирүче 357 райондашыбызның 4се – Ямурза авылыннан.
Алмаз Зәйнуллин һәм Илвина Исмәгыйлева беренче тапкыр гражданлык бурычларын үтәү өчен иртән-иртүк сайлау участокларына килделәр.
- Мин Ижауда көллияттә укыйм. Сайлауларда катнашу өчен махсус кайттым. Әтием Дамир, әнием Ләйсирә дә сайлауларда һәрчак актив катнашалар. 19 майда миңа да 18 яшь тулды һәм алар сафына мин дә кушылдым, – ди Алмаз.
Чаллы дәүләт педагогия университетында белем алучы Илвина да сайлауда катнашу өчен туган авылына кайткан.
- Чаллы бик матур кала булса да, туган авыл сагындыра. Бу атнада авылыма аеруча ашкынып кайттым. Чөнки беренче тапкыр гражданлык бурычын үтисем бар иде бит. Әти-әнием белән бергәләп участокка килү, беренче тапкыр кулга бюллетень алу – болар барысы да минем өчен бик тә дулкынландыргыч булды, – ди Илвина.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Чулпан Хикмәтуллина яшь сайлаучыларга бүләкләр тапшырды.
- Ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алдагы сайлауларда да актив катнашырсыз дип көтеп калабыз, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев