Шаулап-дулкынланып, ярларыннан чыгарга омтылып елга ага. Ниндидер көч елгага ярларыннан ташып, җәелеп китәргә ирек бирми. Бу көннәрдә сапфир туйларын бәйрәм итүче Мөнәзәһә–Рәсил ГАЙНУЛЛИНнар гаиләсе миңа шундый елганы хәтерләтте.
Һәркайда беренче булырга омтылучы, бик актив, тынгысыз җанлы, алдына зур максатлар куеп, бернигә карамыйча аларның барысына да ирешүче Рәсил тормыш иптәше итеп үзенә капма-каршы холыктагы Мөнәзәһәне сайлаган. Ипле, тыныч, итагатьле, тыйнак-җыйнак, сабырлык алиһәсе аның Мөнәзәһәсе. Театр яратучы, спектакльләр куючы егет белән кызны комсомол тормышы таныштырган һәм кавыштырган.
Тугыз балалы гаиләдә алтынчы бала Рәсил. Мөнәзәһә – Рәхимә әбинең бердәнбер кызы. Тормышка чыккач та әбине үзләре белән яшәргә чакыралар. Бер-бер артлы туган алты баланы – Гөлфия, Фидаил, Алсу, Гөлшат, Азат, Фәритне үстерешерүдә әбинең дә булышлыгы зур була.
УКЫРГА, УКЫРГА ҺӘМ УКЫРГА
Гайнуллиннар гаиләсенең девизы бу. Мөнәзәһә Казан элемтә техникумын тәмамлаган. Рәсил башта Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында, аннары Казан финанс-икътисад институтында белем алган. Балалар үскәндә гаиләдә беренче урынга уку куела. Ул чакта Гайнуллиннар йортына 24 газета-журнал килә. Балалар туган телгә һәм дингә ихтирам мохитендә үсәләр. Кечкенәдән үк фән олимпиадаларында җиңеп, иҗат итеп, бәйгеләрдә катнашып осталыкларын арттыралар. Хәтта Казанда Республика көнендә “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” бәйгесендә катнашып призлы урынга лаек булалар. Шул елларда “Татарстан яшьләре” һәм “Мәгърифәт” газеталары иң кызыклы хәбәргә бәйге уздыра. Анда Гайнуллиннар гаиләсе турында мондый хәбәр юллана: “Казан дәүләт университеты тагын бер Гайнуллинга баеды. Әгерҗе районында туып-үскән алты балалы бу гаиләнең төпчекләре дә КДУ студенты булды. Моңа кадәр аларның бишесе университетның төрле факультетларында белем алды”. Әлеге хәбәрне юллаган Рәсил Гайнуллин җиңүче дип табыла. Балаларның укуы әле моның белән генә туктамый. Олы кызлары Гөлфия, мәсәлән, аспирантурада укый, доцент, докторлык диссертациясе яза. Сеңлесе Алсу кебек КФУда укыта. Фидаил Фәннәр академиясе каршындагы аспирантураны тәмамлаган, хәзер Таттелеком җәмгыятендә хезмәт куя. Фәрит студент чагында ук эшкә керешкән, хәзер Иннополиста эшли.
Гайнуллиннар барысы да динне хөрмәт итеп, йолаларын үтәп яшиләр. Азат, Россия Ислам университетын тәмамлап, Ульяновск өлкәсендәге авылда имам вазифасын башкара. Гөлшатлары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлады (кызганычка каршы, ул гаиләсе белән бергә юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды).
ИҢ ЯХШЫ ГАИЛӘ
“Ирем миннән акыллырак, тәртип, төгәллек ярата”. Шулай ди Мөнәзәһә апа. Акыллы хатын әнә шулай ирен хөрмәтли, гаилә терәге булганын башкаларга да төшендерә. Ә Рәсил абый үз гомерендә аракы эчеп карамаган, тәмәке тартмаган, лаеклы ялга чыккач та эшләгән. “Мөнәзәһәмә рәхмәт!” ди ул ике сүзнең берсендә. Берсен-берсе әнә шулай хөрмәт итеп матур яшәгәнгә, тәртипле, итагатьле, тирән белемле, бай иманлы балалар үстергәнгә хөрмәткә лаек бу гаилә.
“Татарстанның йөз гаиләсе” исемле китапка республиканың иң яхшы гаиләләре кертелгән. Анда Мөнәзәһә–Рәсил Гайнуллиннар турындагы язмада мондый юллар бар: “Мөнәзәһә “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнгән. Күпбалалы ана һәрвакыт эштә була. Озак еллар элемтә бүлекчәсендә эшли. Мөнәзәһә ханым – сабырлыгы, нечкә, йомшак күңелле булуы белән алиһәләргә тиң ана. Казанда “Йолдызда тудың мәллә?” тапшыруына чакырылып бөтен гаиләсе белән катнаша. Рәсил төрле оешмаларда бухгалтер, икътисадчы, тәэминатчы булып эшли. Һәрвакыт җәмәгать эшләренең уртасында кайный, башлап йөрүче активист, комсомоллар вожагы була. Хезмәт юлының беренче елларында ук аңа КамАЗның яшь төзүчеләре белән Болгариягә бару бәхете тия. Комсомол өлкә комитетының Мактау грамотасына лаек була. Татарстан халыкларының беренче корылтаенда да район татарларыннан Рәсил делегат була. Казанда тәүге тапкыр узган Президент чыршысына уку алдынгысы булган өч баласы белән баргач Минтимер Шәймиев белән кулга-кул тотынып бии. Мәскәүдә “Могҗизалар кыры” уенында татар егетләре биюен җилдәй җитез биеп, бөтен Россияне шаккаттыра.
Балалар барысы да – һәр эштә активлар. Спорт белән шөгыльләнәләр, дин сабагын өйрәнәләр, әтиләре кебек биюгә дә осталар.
Мөнәзәһә белән Рәсилнең бер-берсенә, балаларына, унбер оныгына булган олы мәхәббәте сокланырлык”.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Нет комментариев