Еллар үткән саен сагындыра
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә бабам Гыйльмегаян СИРАҖИЕВ һәм әтием Салих НУРМИЕВны бик еш искә алабыз. Алар икесе дә – Бөек Җиңүне якынайтуга үзләренең лаеклы өлешләрен керткән кыю солдатлар.
Әниемнең әтисе Гыйльмегаян бабам 1893 елгы иде. Бабамның иртәнге кояш чыкканчы торып, нурлы-моңлы тавыш белән азан әйтеп намаз укыган чакларын әле дә хәтерлим. Җомга көннәрендә Ижауга намаз укырга йөргән чаклары да – исемдә.
Сугыш башлану белән фронтка алына ул. Сугышның башыннан азагына кадәр алгы сызыкта була. Шул чакта да намаз белән уразасын куймый. Исән-сау калып, туган авылы Яңа Акхуҗага кайта. Мәрфуга әбием белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, ике балалары яшьли вафат була.
Сугыштан соң нинди генә чаклар булмасын, бабам моңаеп яшәмәде. Күңелендә шатлык булганда да, моңсуланган чагында да кулына тальян гармунын алып суза иде. Әнә шулай, авыр сугышлар да бабамның яшәү дәртен киметә, рухын сындыра алмаган.
Бабам белән булган бер аяныч хәлне дә онытырлык түгел. Шулай бервакыт печән чапкан чакта аның аягы чалгы белән бик нык яралана. Табиблар тиешле ярдәм күрсәтеп, операция ясасалар да, бер атнадан хәле бик нык начарлана.
– Бабай бик күп кан югалткан, өч көннән дә артык яшәмәс, – диләр табиблар. Аңсыз бабамны өйгә алып кайталар. Әмма аның җирдә җыясы ризыгы бетмәгән була, күрәсең. Якыннары ярдәме, тәрбиясе нәтиҗәсендә ул аякка баса. Аллаһының рәхмәте белән 91 яшенә кадәр яшәде ул. Бабабыз инде арабызда булмаса да, без – оныклары аның белән бүген дә горурланабыз.
Зөлфия ШӘМСЕТДИНОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Фото З.Шәмсетдинованың гаилә архивыннан алынды
ТУЛЫРАК ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 17 НЧЕ НОМЕРЫННАН УКЫГЫЗ
Нет комментариев