Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Яңавылда да Карга боткасы пешердек

Яңавылда Карга боткасын бик күңелле итеп уздырдык.

 

Әлеге бәйрәмгә  әзерлек берничә көн алдан башланды. Балалар бәйрәм буласы болынны чистарттылар, утын әзерләделәр. 1 Май көнне иртүк шәһәрдән кайткан яшьтәшләре белән бергә өйдән-өйгә кереп “бал-бал күкәй, ит, тоз, ярма“ дип такмак әйттеләр. Хуҗабикәләр балаларга ярма, май, йомырка, тәм-томнар биреп чыгардылар. Авылны әйләнеп чыккач, малайлар-кызлар болынга төштеләр. Бу вакытта өлкәннәр учак ягып җибәргән була инде. Авылыбызның уңган ханымнары аш-суга оста Розалия апа җитәкчелегендә ботка пешерделәр.

Ул арада авылдашлар, кайткан кунаклар җыела, мул табын корыла. Өлкәннәр бала чакларын искә төшереп, Карга боткасының ничек уздырылуы турында сөйлиләр. Бала-чага рәхәтләнеп уйный, бәйгеләрдә катнаша.

Борынны кытыклап пешкән тәмле ботканы да ашар вакыт җитә. Чынлап та саф һавада, учак өстенә куелган казанда пешкән ботка аеруча тәмле була шул! Ризыкны кошларга да авыз иттерү өчен балалар аны тал төпләренә калдырдылар.

Гөлназ МӨХӘММӘТДИНОВА.

Яңавыл.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев