Яңа Акхуҗаның аяклы тарихы юбилеен бәйрәм итә
Бүген Яңа Акхуҗаның иң өлкән кешеләренең берсе – Асия МИНҺАҖЕВА 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аны олуг гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзәлиф Харасов, күпсанлы туганнары, авылдашлары тәбрикләде.
Хезмәт юлын туган авылында төрле эшләргә йөреп башлый Асия. Дүрт ел дуңгыз карауда эшли. Ә 1951 елда аны колхозга табельщица итеп эшкә алалар. Тырыш хезмәте өчен медальгә лаек була. Пенсиягә чыкканнан соң да 1993 елга кадәр урман утырту эшенә йөри.
Тынгы белмәс Асия апа бүген дә зиһенле, бик кызыксынучан. Аны авылдашлары аяклы тарих дип йөртәләр. Бик күпне белә, хәтерли. Һаман да кәҗәләр, тавыклар асрый. Туганнарга, кунакларга бик ачык йөзле, ярдәмчел. Шуңа үзен дә бик хөрмәт итәләр. Туган көнендә дә якыннары Асия апаны мул табын корып зурладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев