Хәлимә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА: «Газеталарны кунак кебек көтеп калам, бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм..»
Яңа газетаның исе дә тәмле
“Газеталарны кунак кебек көтеп калам, бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм“, – ди ел саен алты-җиде газетага язылучы тукайлы Хәлимә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә кооператив училищесында сатучы һөнәрен үзләштерә кыз. Хезмәт юлын башлаган Әрем авылында мәхәббәтен – уңган егет Мөнәвирне очрата. Яшь гаилә Тукай авылына төпләнеп йорт сала. Хәлимә озак еллар колхозда бригадир була. Кырынды май заводы ябылганчы лаборант булып та хезмәт куя. Аннан лаеклы ялга киткәнче туган авылы кибетендә эшли. Тырышлыгы белән танылып, гел яхшы күрсәткечләргә ирешкән Хәлимә күп тапкырлар колхозның һәм район кулланучылар җәмгыятенең Мактау грамоталарына лаек була. Күп итеп бакча җимешләре дә үстерә булдыклы авыл уңганы.
Авылдашлары аны оста җырчы буларак та беләләр.
– Әле хәзер дә кичен хәл белергә әнкәйгә шалтыратсаң, аның газета укыган чагы була. Бу гадәт безнең гаиләдә инде күптәннән яши. Үзенчәлекле тәмле ис килеп торган газетаны бергәләп укыган чаклар хәзер дә сагындыра. Мин Казанда яшәсәм дә, бездәге һәм районыбыздагы яңалыкларны ул газеталардан укып җиткерә. Артистлар, күренекле шәхесләр турында яратып укый. Анда басылган аш-су рецептларын безгә дә тәкъдим итә. Авылга кайткач, гаиләбез традициясен дәвам итеп, әнкәй белән бергә утырып газета укыйм. Туган йортта, әнкәй янында чәй тәмле булган кебек, газета укуы тәмле дә, рәхәт тә, – ди кызы Ләйсән.
Хәлимә – Тукай авылында иң күп газета-журнал алдыручыларның берсе. 2022 елның икенче яртыеллыгына “Әгерҗе хәбәрләре“нә язылучылар арасында лотерея уйнатылуы турында ишеткәч, бәхетен сынап карарга була. “Бүләк отучылар арасында исем-фамилиямне күргәч бер шатлансам, газета хезмәткәрләренең Тукайга килеп, котлап кулыма кыйммәтле бүләк тапшырулары тагын да зуррак шатлык булды“, – ди тугры әбунәчебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев