Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Воткинскида узган республикакүләм Сабан туенда Әгерҗе районыннан зур делегация катнашты

Илгиз Салихов Сабантуй кунакларын бәйрәм сәхнәсеннән район башлыгы Ленар Нургаянов исеменнән сәламләп, иң җылы теләкләрен җиткерде

Шәһәр балалар бакчалары, үзәк китапханә, район тарихы музее коллективлары тарафыннан оештырылган "Печән базары" мәйданчыгы бәйрәм кунакларын бөек Тукай чоры, аның үлмәс әсәрләре буйлап сәяхәткә дәште.

Шунда ук борынгы татар ызбасы белән танышырга, мичтә пешкән кайнар коймак белән сыйланырга мөмкин булды. Бәйрәм кунаклары биредә оештырылган милли уен-бәйгеләрдә дә бик теләп катнаштылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов Сабантуй кунакларын бәйрәм сәхнәсеннән район башлыгы Ленар Нургаянов исеменнән сәламләп, иң җылы теләкләрен җиткерде. Илгиз Хәйдәр улы тапшырган бүләкне Воткинск татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Фәтхуллин кабул итеп алды.

Әгерҗе районының сәхнә осталары берсеннән-берсе матур егермедән артык чыгышларын бүләк иттеләр.

Райондашларыбыз арасыннан спорт ярышларында катнашучылар да булды. Әнә шулвй уткүршеләрдә узган Сабантуй уртак бәйрәмгә әверелеп, ике республиканы тагын да берләштерде.

Ш. Ганиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев