Варклед-Бодья мәктәп-бакчасында “ФЕВРОМАРТ” дип аталган күркәм чара узды
Яшәеш

Варклед-Бодья мәктәп-бакчасында “ФЕВРОМАРТ” дип аталган күркәм чара узды

Балалар җыр, шигырьләр, бүләкләр аша якыннарына ярату-хөрмәт хисләрен белдерделәр

Әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде, дип хәбәр итә “Көчек мәктәбе”.

Чара әти-әниләрне, әби-бабайларны бәйрәмнәр белән котлаудан башланып китте. Балалар җыр, шигырьләр, бүләкләр аша якыннарына ярату-хөрмәт хисләрен белдерделәр. 

Аннан соң кичә саф һавада күңелле уеннар белән дәвам итте.

Иң ахырдан балалар һәм бәйрәм кунаклары бәйрәмчә әзерләнгән табын артында гөрләшә-гөрләшә чәй эчтеләр. 

Чараны оештыручылар – башлангыч сыйныф укытучылары. 


Нет комментариев