Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Үзәк китапханәдә «Моңлы әниләр» дип аталган чара узды

Әниләр көнен билгеләп узарга актив китап укучы, җырлы - моңлы әниләр, апалар, дәү әниләр җыелды

Үзәк китапханәдә җир йөзендәге һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне - Әниләр көнен билгеләп узарга актив китап укучы, җырлы - моңлы әниләр, апалар, дәү әниләр җыелды. Әлеге чара үзенчәлекле - "Моңлы әниләр" дип аталды.

Катнашучылар ике командага бүленеп, халкыбызның әниләр турында җырларын, якташ язучы һәм композиторларның, шагыйрә Эльвира Әхмәтованың сүзләренә язылган популяр җырларын бик яратып башкардылар.

Китапханәнең актив укучысы, "Күңел чишмәләре" әдәби - иҗат берләшмәсе әгъзасы Фәридә Хафизова үзенең җырларын башкарды.. Бәйрәм Һәр кешенең матур котлауларын, шигырьләрен тыңлап, чәй өстәле артында дәвам итте.

Катнашучылар җир йөзендәге барлык әниләр дә бәхетле яшәсен, балалары куандырып кына торсын, игелек кенә китерсеннәр, дөньялар тыныч, күкләр аяз булсын дип теләкләрен җиткерделәр, кичәне оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев