Үзәк китапханәдә язучы белән очрашу узды
Яшәеш

Үзәк китапханәдә язучы белән очрашу узды

Айгөл Әхмәтгалиева – 15ләп китап авторы

Бүген Әгерҗедәге үзәк китапханәдә язучы, драматург, шагыйрә Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды.

Анда районыбызның каләм осталары, татар теле мөгаллимнәре, китап укучылар, мәктәп укучылары катнаштылар. Язучы үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Яңа басылып чыккан “Капка”, “Бик” һәм “Кичке таң” китаплары белән таныштырды.


Нет комментариев