Безгә һәркем кадерле
1 октябрь - Өлкәннәр көнендә 2 нче мәктәпнең О.В. Мясникова җитәкчелегендәге 5а һәм 1а сыйныф укучылары Әгерҗенең үзәк урамнарында очраклы узып баручыларга үзләренең елмаюларын һәм рәсемнәрен бүләк иттеләр. Бүген без тынгысыз дөньяда яшибез. Күз карашыбыз елмаеп килүче матур йөзләргә җөшкәч, күңелләребез җылынып киткәндәй була. Тормышыбызны сөйкемле һәм ачык йөзле елмаюсыз күз алдына да китереп булмый. Елмайгач, дөнья да яктырак, тормыш та күңеллерәк була!
Бу көнне Әгерҗе укучылары безнең йөрәккә иң кадерле кешеләрне - өлкән, зирәк буын булган әби - бабайларны котладылар.
Тормыш көзләре күңелсезләнү һәм моңаю өчен сәбәп булып тормасын, ә тормыш көчегез озакка җитсен!
Өлкән буынга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, озын бәхетле тормыш, туганнар һәм якыннарының мәхәббәте һәм игътибары кимемүен телибез!
Нет комментариев