Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Удмуртиядә төп Сабан туе үтәчәк көн билгеле булды

Күрше республикада яшәүче милләттәшләребез Сабан туен июньнең икенче яртысында бәйрәм итәчәк.

(Казан, "Татар-информ"). Удмуртия Республикасында төп Сабан туе кайчан булачагы мәгълүм. "Яңарыш" газетасы хәбәр итүенчә, ул 30 июнь көнне Ижау шәһәренең "Чекерил" спорт комплексында узачак. 

Республиканың башка шәһәр, район, авылларында милли бәйрәмнәр түбәндәге даталарда уза: Сарапул, Можга, Воткинск шәһәрләрендә – 23 июньдә. Балезино районында  да шул ук көнне - 23 июньдә "Касимовлар җыены" оештырыла.  

Билгеле булганча, Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республиканың шәһәрләрендә Сабан туе 16-17 июньдә, ә Казанда һәм Чаллыда Сабан туе 23 июньдә уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев