Удмуртия башлыгы Александр Бречалов Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага дүрт бүлмәле фатир тапшырган. Төбәк җитәкчесе яшь спортчыга Россия һәм Удмуртия алдындагы казанышлары өчен рәхмәтен җиткергән.
Алинә исә Бречаловка рәхмәт әйткән, алга таба да тырышачагын әйткән, фатир ачкычын исә әти-әнисенә тапшырган.
Берничә көн элек исә Алинәгә Япониядән махсус алып кайтарылган акита-ану токымлы көчек бүләк иттеләр. Мәскәүдә узган тантанада япон премьер-министры синдзо Абэ да катнашты.
Нет комментариев