Тыл һәм хезмәт ветераны Фәридә әби Хәсәновага 95 яшь тулды
Яшәеш

Тыл һәм хезмәт ветераны Фәридә әби Хәсәновага 95 яшь тулды

Фәридә әби картлык көнен туганнары Нәзир–Зөлфия Гыйниятовлар гаиләсендә уздыра

Көчек авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәридә әби Хәсәновага 95 яшь тулды. 

Ул Көчек авылында туып-үскән. Гомеренең күп өлешен Ташкент шәһәрендә уздырган. Балалар бакчасында завхоз булып хезмәт куйган. Җәмәгате вафатыннан соң туган якларга кайтып төпләнгән.   

Фәридә әби картлык көнен туганнары Нәзир–Зөлфия Гыйниятовлар гаиләсендә уздыра.  

Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина котлап, бүләкләр тапшырдылар. 
 


Нет комментариев