Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тукай шигырен сөйләп видеога төш һәм редакциягә китер

26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Быел аның тууына 132 ел.

Апрель ае – Тукай аена кергәндә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында “Тукай шигырьләрен беләсезме?“ дигән яңа рубрика ачабыз. Моның өчен шагыйрьнең бер шигырен яки әкиятен ятларга һәм шуны сәнгатьле итеп сөйләгәндә видеога төшереп редакциягә (К.Маркс урамы, 8) алып килергә кирәк. Әгәр видеога төшерү мөмкинлегегез юк икән, редакциягә 22962 телефонына шалтыратсагыз, үзебез дә килә алабыз. Балалар бакчаларында тәрбияләнүче малайлар-кызлар, мәктәп укучылары аеруча актив булыр дип ышанабыз. Аларны Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләячәкбез.

Тукай шигырьләрен урта һәм өлкән буын аеруча ярата. Әйдәгез, сез дә шагыйрьнең элек ятлаган шигырьләрен искә төшерегез әле. Сайтыбыз аша сезне райондашлар гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз да карый алачак бит.

Шулай итеп, башладык. Шигырьләрне апрельнең 25енә кадәр кабул итәбез. Аларның һәрберсен сайтка куябыз дип вәгъдә бирәбез. Шигырь укучылар белән газета битләрендә дә таныштырып барачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев