Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Туган авылларына тугры калганнар

Алар икесе дә Сарсак-Омгада туганнар, икесе дә тимер юлда эшләгәннәр

Бушлай фатир белән кызыктырып Тирсә станциясенә чакырсалар да, туган авылларына тугры калганнар. Сүзебез – Казанда республика Сабан туенда безнең районны һәм үзләренең удмурт милләтен тәкъдим итәргә лаек булган Владимир–Ираида БАЙКОВлар гаиләсе турында.

УКЫТУЧЫ АБЫЙ

Владимирның хезмәт юлы мәктәптән соң ук башлана: яраткан укытучысы Леонид Зәитов спорт белән дус, актив егеткә Тирсә сигезьеллык мәктәбендә физкультура дәресләре алып барырга тәкъдим итә. Әле кичә генә үзе дә укучы булган егет татар укучылары белән бик тиз уртак тел таба. – Татар телен яхшы аңлый идем. Балалар да мине абый дип йөрттеләр, – дип сөйли, елмаеп, Владимир Аркадьевич.

Язын яшь мөгаллим армия сафларына китә. Сержант мәктәбен уңышлы тәмамлап, Германиядә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә, взвод командиры урынбасары була. Кайткач янә мәктәпкә эшкә килә, бу юлы – туган Сарсак-Омгага. Әмма озакка түгел.

Кызу темплар белән тимер юл үсеш алган еллар була ул. Яшьләр шунда тартыла. Владимирның да корыч юлларда эшлисе килә. Шул рәвешле, лаеклы ялга чыкканчы ПЧ-23тә эшли. Башта монтер, аннан бригадир, участок мастеры була. Тормыш иптәшен дә шунда җәлеп итә.

ГОМЕРЛЕККӘ ГАШЫЙК ИТТЕ

Ираиданы исә язмышы кече ватаныннан еракка алып киткән була. Сарапулда һөнәри училище тәмамлап заводта эшли башлаган кызга Владимир тәкъдим ясый. – Мин дустым Юра Маркитоновның туенда шаһит булдым, ә Ираида кәләш ягыннан иде. Шунда гомерлеккә гашыйк итте дә куйды! – дип сөйли. – Гадилеге, табигыйлеге белән әсир итте, – дип дәвам итә.

Яшь, тыйнак, эшсөяр киленне аның гаиләсе дә бик ошата. Ике каенана – Владимирның әбисе һәм әнисе белән дә озак еллар килешеп яши Ираида.

ИРТӘ ТАҢНАН – АЯГӨСТӘ

– Ничек өлгердек микән дип гаҗәпләнәм хәзер! – ди Ираида Михайловна. – Иртә таңнан йокыдан тора идек. Сыерлар, сарыклар асрадык. Өч бала тәрбияләдек. Керләрен юарга да, алдагы көнгә ашарга әзерләргә дә өлгерергә кирәк. Һәр көнне эшкә йөрдек. Эшебез дә авыр иде. Эсседә дә, яңгырда да, салкында да, җилдавылда да тимер юлда кулга авыр инструмент тотып эшләдек.

Әти-әниләре йортында яшәгәндә балалар алар карамагында була. Яңа йортка күченгәч балалар үзләре төп булышчыларга әйләнәләр. – "Үзебез генә калгач төрлесе була иде. Әмма сез кайтуга һәрчак тәртип булдырырга тырыштык", – диләр хәзер, – дип сөйли Ираида Михайловна, елмаеп.

ӘБИ-БАБАЙ – ИҢ ЯХШЫЛАРЫ

Уллары Борис белән Владимир Ижауда яшиләр һәм эшлиләр. Кызлары Снежана – Әгерҗенең 6нчы балалар бакчасында тәрбияче. Барысы да гаиләләре белән әти-әниләре йортына еш кайталар. Оныклары әби-бабайларында кунакта булырга яраталар. "Алар – иң яхшылары: киң күңелле, мәрхәмәтле", – ди хәзер авылда кунак булучы оныклары Дарина.

Әби белән бабай әле хәзер дә үзләрен формада тотарга тырышалар. Әйтик, Владимир Аркадьевич гомер буе спортка тугры кала. – Безгә өч тапкыр Тирсәдә фатир тәкъдим иттеләр. Әмма ризалашмадык. Леонид Федорович кебек энтузиастлар Сарсак-Омганы спорт сөюче авыл буларак данлыйлар. Мин дә волейболдан, дуслардан аерыла алмадым, – ди ул.

Тормыш иптәше кебек үк, ул да кышын чаңгыда йөри. Җәен иртәнге сәгать өчтә торып чәй эчкәннән соң скандинавия таякларын алып авыл урамнарына йөрергә чыга. Ә Ираида Михайловнаның җәй көне үз "шөгыле": чәчәкләр үстерү, түтәлләр утау... – Ромашкаларны бик тә яратам. Элек болынга печән чабарга йөргәндә махсус алып кайтып бакчага утырта идем, – дип сөйли.

Аның чәчәкләре күзләрне иркәли. Ә йорт янына хуҗа утырткан каен, юкә, чыршы, туя, нарат, миләш, балан кебек агач-куакларга карагач, күңел ял итә.

Бакчалары әле озак еллар авылдашларын сокландырып торсын. 45 ел буе кадерләп саклаган гаилә учагының да дәвамы матур булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев