Тантанада юбилей медальләре белән бүләкләнгән Әгерҗедән Рифкать Латыйпов, Сәйдәт Закирова, Кадрия Гафарова, Рәсимә Әхмәдиева, Фатыйма Садыйкова, Биектаудан Азат Вәлиев күңелләре белән ерак үткәнгә – балачакларын урлаган дәһшәтле елларга кайтып килделәр
Бүген Әгерҗегә эшлекле визит белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко килде. Район башлыгы Ленар Нургаянов белән берлектә алар ЗАГС бүлегендә бер төркем тыл ветераннарына “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медальләрен тапшырдылар.
– Дәһшәтле сугыш елларында сез балалар гына булсагыз да, зурлар белән беррәттән тылда җиңүне якынайтуга үзегездән зур өлеш керткәнсез. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезнең алда баш иябез, – диде Ленар Фәрит улы.
– Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез – безгә аяз күк йөзе бүләк иткән буын. Сез булганда Бөек Җиңү, батырлар, истәлекләр һәрберебезнең күңел түрендә сакланачак, – диде Олег Владимирович.
Тантанада юбилей медальләре белән бүләкләнгән Әгерҗедән Рифкать Латыйпов, Сәйдәт Закирова, Кадрия Гафарова, Рәсимә Әхмәдиева, Фатыйма Садыйкова, Биектаудан Азат Вәлиев күңелләре белән ерак үткәнгә – балачакларын урлаган дәһшәтле елларга кайтып килделәр.
– Сугыш башланганда мин 11 яшьлек үсмер генә идем әле, – дип искә алды Әгерҗедән Рифкать Латыйпов. – Фронтка киткәндә әтиемнең: “Улым, өйдә хәзер иң өлкәне булып син каласың. Әниеңнең ныклы таянычы бул”, – дигән сүзләрен исемнән чыгармадым. Әниемә, кечкенә эне-сеңелләремә таяныч булырга тырыштым.
– Без – илгә җиңүне якынайту өчен урак урган, көлтә бәйләгән, үгез җигеп җир сөргән, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән буын. Балачагыбыз авыр узса да, картлыгыбыз рәхәттә үтә. Безне зурлаган, кадер-хөрмәт күрсәткән җитәкчеләребезгә рәхмәт! – диде тиздән 95 яшьлек юбилеен каршы алучы Сәйдәт Закирова.
Нет комментариев