Берничә объектны карады
Кичә районга ТР Премьер-министры Алексей Песошин эшлекле сәфәр кылды. Ул Иж-Бубыйда беренче гильдияле сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торгызылган торак йортын ачу тантанасында катнашты, Әгерҗедә берничә объектны карады.
Алексей Песошин Гоголь урамында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелүче поликлиникадагы эш барышы белән дә танышты. Әлеге төзелешкә җәлеп ителгән субподрядчы оешма җитәкчесе – Әгерҗенең “СтройГрад“ ширкәте директоры Марсель Ситдыйков объектта хәзерге вакытта алып барыла торган эшләр турында сөйләде.
– Әлегә төп басым тышкы эшләрне башкаруга ясала. Түбә ябу – төгәлләнү алдында. Бер төркем төзүчеләр фасадны тышлауга җәлеп ителде. Бинага керү юллары эшләнә. Территорияне тиешле таләпләргә туры китереп төзекләндерү дә алып барыла, – диде.
Ул бинаның тышкы ягындагы эшләр август аенда төгәлләнергә тиешлеген дә әйтте.
Алдагы тукталыш – шулай ук Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Әгерҗе стадионында сафка басучы ябык футбол манежында булды. Җитәкчеләр бирегә килгәндә яшь футболчылар тренировкада шөгыльләнәләр иде. Май аенда башланган төзелеш эшләре инде ахырына якынлашып килә. Озакламый балалар, үсмерләр генә түгел, биредә теләгән һәркемгә футбол белән ел дәвамында шөгыльләнү мөмкинлеге туачак.
– Әлеге спорт төрен яратучылар һәр көнне расписание буенча биредә сәламәтлекләрен ныгыта алачаклар. Алар өчен бар уңайлыклар да тудырылачак, – диде район башлыгы Азат Вәлиев.
Соңыннан район Мәдәният сараенда Премьер-министрны Әгерҗе һәм Иж-Бубый арасында катнаш йөк ташуларны үстерү, контейнерлар терминалы булдыру, сәнәгать предприятиеләрен ачуны күз алдында тотып төзеләчәк “Әгерҗе“ логистика-сәнәгать паркының инвестицион проекты белән таныштырдылар. 100 гектар мәйданны биләячәк әлеге парк проекты турында “Зур“ ширкәте идарәчесе Марат Шәфигуллин бәян итте.
Нет комментариев