ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиевка Россия Хисап палатасы рәисе Рәхмәтен тапшырды
Яшәеш

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиевка Россия Хисап палатасы рәисе Рәхмәтен тапшырды

Хезмәтен хөрмәтләп

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе районы башлыгы – ТР Хисап палатасы экс-аудиторы Азат ВӘЛИЕВка Россия Хисап палатасы рәисе Рәхмәтен тапшырды. 

–    Азат Рөстәм улы Россия Федерациясе контроль-хисап палатасы үсеше өчен күп нәрсә эшләде,  тышкы дәүләт икътисади контроль нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур өлеш кертте, – дип билгеләп үтте ул бүләкне тапшырганда. – Әгерҗе районына соңгы тапкыр баруымда аның район халкы тарафыннан кабул ителүе дә ачык күренде. Азат Рөстәм улы яңадан-яңа идеяләр белән яна, аларның кайберләрен районның киләчәк социаль-икътисади үсеше өчен тормышка ашыра да башлады инде. 

–    Тупланган тәҗрибәне муниципаль дәрәҗәдә кулланачакбыз. Финанс тәртибен ныгытырга, Әгерҗе районын төрле яклап үстерергә тырышачакбыз. Әгерҗе республиканың төньяк-көнчыгыш форпосты булып тора. Тимер юллар, федераль трассалар кисешкән урында урнашуы районны үстерү мөмкинлекләрен тагын да арттыра. Әгерҗе районын да республиканың әйдәп баручы районнары сафына чыгарачагыбызга ышаныч зур, – дип билгеләп үтте Азат Вәлиев җавап чыгышында.  
 


Нет комментариев