Республика Дәүләт автоинспекциясендә җиңел машина йөртүченең иминлек каешын эләктермәгән булуын әйттеләр
Һәлакәт бүген төнге сәгать өчтә Чаллы шәһәрендә килеп чыккан. Билгеле булганча, «ГАЗель» машинасы югары тизлектә сулга борылыш вакытында каршы яктан килә торган «Лада» белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүче урында ук үлгән, «Газель» шоферы зыян күргән.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә җиңел машина йөртүченең иминлек каешын эләктермәгән булуын әйттеләр. ЮХИДИ һәркемгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм руль артында сак булырга чакыра.
Нет комментариев