Тирсәдә "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел" проекты кысаларында тыл ветераны Рәсимә Сабированың хәлен белешеп кайттылар
Яшәеш

Тирсәдә "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел" проекты кысаларында тыл ветераны Рәсимә Сабированың хәлен белешеп кайттылар

Аңа бик зур рәхмәт

Сабирова Рәсимә Исламгәрәй кызы 1928 елның 28 маенда Әгерҗе районы Балтач авылында туган. 1936 елны Балтач мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә.
1942 елны Балтач мәктәбен тәмамлаган. 7 класс белеме бар.

1966 елда Зеленодольск районы Свияжск поселыгына күченеп китәләр. Райпо ашханәсенә эшкә урнаша. Барлыгы эш стажы 48 ел.

Бүгенге көндә 3 баласын, ирен югалткан. Апасының кызы Уразманова Сания картлык көнендә ташламый, үзенең канат астына ала. Үз әнисе кебек кадер-хөрмәттә тәрбияли. Аңа бик зур рәхмәт, тормыш иптәше белән тигезлектә, балаларының рәхәтен күреп яшәсен дигән теләкләрдә яши Рәсимә апа.


Нет комментариев