Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстанның почта бүлекләре вакытлыча эш графигын үзгәртәчәк

3-6 гыйнварларда, шулай ук 8-9 гыйнварларда барлык почта бүлекләре гадәти график буенча эшләячәк

Татарстан почта бүлекләре вакытлыча эш графигын үзгәртәчәк. Бу алдагы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән бәйле.

31 декабрьдә республиканың барлык почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскарачак, ә 1-2 гыйнвар һәм 7 гыйнвар ял көннәре булачак. Шулай ук бу көннәрдә хат ташучылар почта посылкаларын һәм вакытлы матбугат таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар ТР Пенсия фонды белән килештерелгән график буенча өләшәчәк.

3-6 гыйнварларда, шулай ук 8-9 гыйнварларда барлык почта бүлекләре гадәти график буенча эшләячәк, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.

Кайбер авыл һәм шәһәр почта бүлекләре махсус график буенча эшли ала. «Россия почтасы» мобиль кушымтасында һәм компания сайтында эш режимын ачыкларга яки картадан якындагы ачык почта бүлеген табып була.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев