Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстанлыларны озын яллар көтә

4 көн ял итәчәкбез

Россиядә яшәүчеләр быел ноябрь аенда рәттән дүрт көн ял итәчәк. Бу хакта “Российская газета” яза. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2 гыйнвар ялын 5 ноябрьгә күчергәнлектән, ял бер көнгә арткан.

Шулай итеп, 4,5, 6 һәм 7 ноябрьдә ял итәчәкбез. Моннан тыш бәйрәм алдыннан эш көне дә бер сәгатькә кыскара.

Моннан тыш, чираттагы ялы 5 ноябрьгә туры килүчеләрнең “отпускысы”, закон нигезендә, бер көнгә озайтыла.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә 4 ноябрьдә Халыклар дуслыгы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 2005 елда гамәлгә куелды һәм шуннан бирле ул ял көне булып тора. 1612 елның 4 ноябрендә (иске стиль буенча – 22 октябрь) җирле староста Кузьма Минин белән кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат иткән.

ВТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев