Татарстанда массакүләм чараларны тыйдылар
Яшәеш

Татарстанда массакүләм чараларны тыйдылар

Чикләүләр республикада эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр гамәлдә булачак

28 февральдән Татарстан Республикасында массакүләм чаралар үткәрүне тыю гамәлгә керә. Тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында барлыкка килде.

Тыю республикада эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.

Моннан тыш, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченергә мәҗбүр булган һәм Татарстанга килгән гражданнарны коронавирус инфекциясенә тикшерү йөкләнде. Чыганак


Нет комментариев