15 февральдә элемтәгә чыгудан туктый
Чаллыда инде ярты ай чамасы элек югалган Марат Мөхәммәтовны эзлиләр. Бу турыда «ЛизаАлерт» эзләү төркеменә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте, дип яза Интертат.
58 яшьлек ир-ат 15 февральдә элемтәгә чыгудан туктый.
Аның буе 170 см чамасы, кара чәчләренә чал керә башлаган, нормаль гәүдәле, күзләре соры-зәңгәр төсле. Зәңгәр джинс чалбар, кара ботинка, ак таплы кара башлык кигән. Марат күзлек киеп йөри.
Марат Мөхәммәтов турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 8 (800) 700-54-52 (шалтырату түләүсез).
Нет комментариев