Татарстанда юеш кар һәм көчле җил көтелә
Яшәеш

Татарстанда юеш кар һәм көчле җил көтелә

Көчле җил бүген дә сакланачак

Бүген Татарстанда метеошартларның начарлануы көтелә – болытлы һава торышы фаразлана, көндез яңгыр һәм юеш кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип белдерде Татар-информ.

«Кичә 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр секундына 15-20, урыны белән 25-28 метр тизлектә [көчле җил көтелә]», — дип кисәткән иде синоптиклар.

Гидрометеоүзәкнең кисәтүендә көчле җил бүген дә сакланачак дип әйтелә. Термометр баганасы көндез +3тән +8 градуска кадәр күрсәтәчәк.


Нет комментариев