Аңа нибары 26 яшь
Татарстанда банк таларга җыенган сукбайны тоткарлаганнар. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә көн уртасында бер банк бүлегенә исерек хәлдәге ир-ат кергән һәм кассирдан, пычакка охшаган әйбер белән янап, акча бирүен таләп иткән. Банк хезмәткәре югалып калмаган, хәвеф төймәсенә баскан һәм бу хакта ир-атка хәбәр иткән. Шуннан соң тегесе тиз генә бинадан чыгып, билгесез юнәлештә юкка чыккан.
Урынга килгән росгвардиячеләр, ир-атның билгеләрен ачыклап, аны эзләргә керешкән. Аны күршедәге йортта табып алганнар. 26 яшьлек сукбайның инде моңа кадәр дә хөкемгә тартылган булуы ачыкланган.
Ир-аттан пычакка охшаган әйберне алып, тәртип сакчылары аны полиция бүлегенә тапшырган. Сукбайга карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: https://pixabay.com/ru/photos/
Нет комментариев