Татарстанда +26 градуска кадәр җылытачак
Яшәеш

Татарстанда +26 градуска кадәр җылытачак

Һава торышы билгеле

Татарстан гидрометцентры республика халкын куанычлы хәбәр белән сөендерде. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, киләсе атнада бездә шактый җылытачак.

Бүген аерым районнарда көчле яңгыр булыр дип көтелә. Көндез 11-16 градуска кадәр җылылык көтелә.

Дүшәмбе көнне, 3 майда алмашучан болытлы һава булса да, яңгырлар вәгъдә итми синоптиклар. Көньяк-көнбатыштан талгын гына җил исүе көтелә. Һава температурасы төнлә 4-0 градус булса, көндез 16-21 градуска кадәр җылытачак. Ә инде 4 майда яңгыр да көтелә, шул ук вакытта һава температурасы 17-22 градус, ә кайбер районнарда +26 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

Тулырак


Нет комментариев