Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә
Яшәеш

Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә

Ә 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак

30 августта Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының производство календаренда шул хакта сүз бара.

Ведомствода искәртүләренчә, 30 август «Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы республика законы нигезендә эшләми торган көн санала. 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

Чыганак 


Нет комментариев