Татарстан юлларында видеокамералар саны артачак
Яшәеш

Татарстан юлларында видеокамералар саны артачак

Ел ахырына 88 комплекс урнаштырырга ниятлиләр

Хәзерге вакытта республика юлларында кагыйдә бозу очракларын теркәүче 897 видеокамера эшли. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәренә караганда, ел ахырына тагын 88 комплекс урнаштырырга ниятлиләр.

Камералар санын «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты, шулай ук «2014-2025 елларда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» программасын тормышка ашыру кысаларында арттыралар.

Чыганак: Ватаным Татарстан 


Нет комментариев