Тәрбияче Наталья Хәмидуллинна: «Авыл җирендә – үзгә мохит”
Яшәеш

Тәрбияче Наталья Хәмидуллинна: «Авыл җирендә – үзгә мохит”

Балачак хыялы тормышка ашкан

“Миңа авыл балалар бакчасында эшләү бик тә ошый. Балалар саны аз булганлыктан, һәркайсына күбрәк игътибар бирергә мөмкин. Ата-аналар белән уртак тел табуы да авыр түгел. Гомумән, авыл җирендә – үзгә мохит”, – ди Иж-Бубый балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья ХӘМИДУЛЛИНА. Ул күптән түгел “Авыл укытучысы” бәйгесеннән I урын алып кайтты.

Кечкенәдән тәрбияче булырга хыяллана Наталья.
– Әнием Екатерина Семеновна гомере буе Әгерҗедә 110нчы ПМС балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Әниемә ияреп эшкә баргач тәрбиячеләрнең эшен бик кызыксынып күзәтә идем. Ә алар миңа балалар белән уйнарга, аларны карап торырга рөхсәт бирсәләр, миннән дә бәхетле кеше булмый иде, – дип сөйли. 

Менә шул чакта ук тәрбияче булырга карар кыла кыз.

– Шушы хыялымны тормышка ашыру ниятеннән педагогия көллиятенең мәктәпкәчә тәрбия бирү факультетына укырга керсәм дә, аны тәмамлагач, берара Ижауда, диагностика һәм консультация бирү республика үзәгендә авыр балалар белән эшләргә туры килде. Ә менә 2009 елда Иж-Бубыйга күченгәч, ниһаять, балачак хыялым тормышка ашты, – дип дәвам итә.

Бераз алга китеп, шуны әйтү кирәк: гаилә бәхетен нәкъ шушы авылда тапкан ул. Ире Илфат белән дус-тату гаиләдә өч бала дөньяга килгән. Олы уллары Рушан, уртанчы кызлары Дилә, әниләре эшли торган бакчада тәрбияләнеп, инде мәктәптә белем алалар. Төпчекләре – дүрт яшьлек Әмир әнисе белән бергә һәр көнне бакчага, кечкенәләр төркеменә йөри.

– Ул да түземсезлек белән минем төркемгә йөри башлар чакны көтә, – дип елмая әнисе.

БУ ХАКТА ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 3 НОЯБРЬ САНЫННАН УКЫГЫЗ

 


Нет комментариев