Табигый территорияләрне үстерү дирекциясе Әгерҗе районының туристик потенциалы белән танышты
Яшәеш

Табигый территорияләрне үстерү дирекциясе Әгерҗе районының туристик потенциалы белән танышты

Эшлекле очрашу узды

Кичә, 26 майда, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Львовна Фишман-Бекмамбетов ярдәмендә "Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты" фондының табигать территорияләрен үстерү дирекциясе җитәкчесе Оксана Николаевна Саргина җитәкчелегендәге экспертлар төркеме Әгерҗе районының рекреацион, туристик потенциалы белән таныштылар. Бу хакта район башлыгы Азат Вәлиев Инстаграмда хәбәр итте.

Очрашу барышында өстенлекле территорияләр билгеләнде. Хәзерге вакытта инвесторлар өчен кирәкле мәгълүмат җыю эшләре бара. Стратегик сессияләр үткәрү планлаштырылган.


Нет комментариев