Җирлек башлыгы Рафил Сәлимуллин халык тырышлыгы һәм игелек ияләре ярдәме белән башкарылган эшләргә, җирлектәге күркәм традицияләргә аерым тукталды
Тәбәрледә халык җыены район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов, оешма-учреждение җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында үтте. Җирлек башлыгы Рафил Сәлимуллин халык тырышлыгы һәм игелек ияләре ярдәме белән башкарылган эшләргә, җирлектәге күркәм традицияләргә аерым тукталды.
Аларның кайберләре:
• Авылларны, зиратларны тәртиптә тотуда халыкның ярдәме зур. Зиратларда узучы өмәләрдә читтә яшәүче авылдашлары да актив катнашалар.
• Юбиляр авылдашларын котлау традициясе яши. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган юбилярларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырыла.
• Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән бергә аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә.
• Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге территориясендәге һәйкәлләр зур йөрәкле авылдашлары, иганәчеләр ярдәме белән заманча итеп яңартылган.
• Тәбәрле мәчетенә газ кертү өчен авыл халкы ярдәме белән котельный төзелгән.
• Игелекле фермер Алнур Азиев булышлыгы белән галим якташлары Раиф Мәрданов авторлыгында “Тәбәрле тарихына өстәмәләр” китабы дөнья күргән.
• Тәбәрле, Сокман, Яңа Акхуҗа мәчетләренең җир, бина документларын рәсмиләштерү эшләре башкарылган.
• “РИТЭК” җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашып җиңү яулаганнар һәм “Яшә, чишмә!” проектын тормышка ашыруга грант отканнар.
• Һәр елдагыча, авыллар Яңа елны зур әзерлек белән каршы алганнар: учреждение, шәхси хуҗалыклар территорияләре кар сыннары, төрле утлар белән бизәлгән.
Җыен да халыкның активлыгы белән узды.
Нет комментариев