Моның өчен административ җаваплылыкка тартачаклар
Җәй җитте, димәк, халык сулыкларга тартыла башлады. Хөрмәтле әти-әниләр, сезнең өчен иң мөһиме – балаларны караучысыз, бигрәк тә суда үзләрен генә калдырмау!
Зурлар һәрчак балалары янәшәсендә булганда гына ял шатлык алып килә һәм күтәренке кәеф бүләк итә.
Лагерьга, походка, табигать кочагына юл алганчы, балаларны су объектларындагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырырга онытмагыз.
Суда имин ял итүнең мөһим шартларының берсе – яхшы йөзә белү. Әмма иң яхшы йөзә белүче дә һәрчак саклык күрсәтергә, суда үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Таныш булмаган урында суга кергәнче, башта төбен тикшереп чыгу мөһим.
Ачык су янында кечкенә балаларны бер генә минутка да караучысыз калдырмагыз. Сай сулык янында да гел бергә булыгыз.
“Су коену тыела” кисәтү билгесе белән җиһазландырылган объектларда су коенырга ярамый. Моның өчен административ җаваплылыкка тартачаклар.
Штраф күләме:
гражданнарга – 1-1,5,
вазифаи затларга – 4-5,
юридик затларга 40-50 мең сум.
Моннан тыш, ата-аналар һәм аларның законлы вәкилләренең балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм аларның хокукларын саклау буенча бурычларын үтәмәгәне яки тиешле итеп үтәмәгәне өчен кисәтү яки 100-500 сум штраф каралган. Баланы куркынычта калдырган өчен ата-аналар җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.
Ксения ОБУХОВА,
балигъ булмаганнарның эшләре буенча сектор белгече.
Нет комментариев