Спорт - ул яшәү рәвеше!
Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалында төркемнәр арасында спартакиада уза.
Аның беренче төре – баскетболда җиде команда сыналган. Ноябрь аенда спорт яратучы егетләр волейбол уенында җиңү өчен җан атачак.
Тимерьюлчылар арасында Горький тимер юлының – 160 һәм Ижау бүлекчәсенең 75 еллыгы уңаеннан өстәл теннисы буенча ярыш үткән.
Анда эксплуатация локомотив депосы хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашкан.
Николай Дурнов, Роман Новиков һәм тимерьюлчы ветеран Александр Кочуров – беренче-өченче урыннарда.
Нет комментариев