Яшь футболчылар Татарстан беренчелегенә узачак ярышларга әзерләнәләр
Әгерҗе спорт мәктәбенең Алексей Колчин җитәкчелегендәге яшь футболчылары апрель, май айларында тугыз ярышта катнашканнар. Шуның алтысында җиңүчеләр һәм призерлар булганнар.
Узган ялларда алар Ижауда В.Тумаев призына үткән ярышларда җиңүләр яуладылар. 2015-2016 елгылар – беренче, 2013-2014 елгылар икенче урын алдылар.
Хәзер яшь футболчылар Татарстан беренчелегенә узачак ярышларга әзерләнәләр.
Нет комментариев