Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Социаль пособиеләр алуга үзгәрешләр кертелә

Владимир Путин куйган

Социаль ярдәм алу өчен Россия халкына белешмәләр җыярга кирәк булмаячак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән Интерфакс яза.

«Пособиеләр, шул исәптән 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә түләүләр, билгеләүгә җавап бирә торган дәүләт органнары кирәкле белешмәләрне ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек ярдәмендә алачак», — диелә хәбәрдә.

Бу турыдагы карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган. Социаль ярдәм алуны җиңеләйтү бурычын ил президенты Владимир Путин куйган.

Боерыкта түләүләрне билгеләү өчен төбәк хакимиятләре куллана ала торган мәгълүматлар исемлеген киңәйтү каралган. Аерым алганда, Социаль иминият фонды, Россия Пенсия фонды, Росреестр һәм Федераль салым хезмәте мәгълүматлары күздә тотыла.

Матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, төбәк башкарма хакимият органнарының тәҗрибәсе күрсәткәнчә, хәзер аларның белешмәләрне өстәмә соратып алудан башка, мөрәҗәгать итүченең социаль ярдәмгә мохтаҗ булу-булмавын дөрес бәяли алырлык мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге юк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев