Сораштыру: Балагыз белән аралашырга вакытыгыз каламы
Яшәеш

Сораштыру: Балагыз белән аралашырга вакытыгыз каламы

Әниләр көне алдыннан җитәкче урыннарда эшләүче кайбер хатын-кызлар белән элемтәгә кереп, аларга “Ә сезнең балаларыгыз белән аралашырга вакытыгыз каламы?” дигән сорауны бирдек

 

Гөлнара ГАЙФУЛЛИНА, Әгерҗе ЗАГС бүлеге начальнигы:

–    Эш көне ничек кенә киеренке узмасын, балаларга вакыт калдырырга тырышам, әлбәттә. Алар үзләре дә моңа күнеккән. Әйтик, 11 сыйныфта укучы олы кызыбыз белән кичләрен “серләшеп” алырга яратабыз. Ул мәктәп тормышы, шәхси кызыксынулары турында сөйли. 3 сыйныфта укучы уртанчы улыбыз, гомумән, үз яныннан бер дә җибәрмәс иде. Иркәләнергә яратса да, үзе дә хөрмәтли белә: бик тәмле итеп чәй дә ясый, хәл-әхвәлем белән дә кызыксына. Телдән әзерләргә кирәк булган өй эшләрен дә сөйләшә-сөйләшә бергә башкарабыз. 1 сыйныфта укучы төпчек кызыбыз бик мөстәкыйль, әмма аны да һәрчак контрольдә тотарга кирәк. 

Ял көннәрен көтеп алабыз. Гаилә белән “Орешник” ял паркына йөрибез. Өйдә бергәләп мемлы уйнарга яратабыз. Тагын бер яраткан шөгылебез –  камыр ризыклары пешерү. Әйтик, мин пиццаның камырын әзерләп бирәм, балалар – эчлеген. Гомумән, бергә вакытларны рәхәт, шул ук вакытта файдалы уздырырга тырышабыз.  

Миләүшә ДӘҮЛӘТОВА, Тирсә мәктәбе директоры:

–    Минем һәр иртәм Чаллыда яшәүче һәм эшләүче улым Ранилгә шалтыратудан башлана. Аның белән аралашып алганнан соң тыныч күңел белән эшкә китәм. Кичен дә көнгә йомгак ясап хәбәрләшәбез. Бу шулай гадәткә кергән инде. Берәр ашыгыч мәсьәлә килеп чыкканда  әнәфестә смс язышып алган чаклар да була.

Улыбызның ана җанлы булуы, һәр эшне безнең белән киңәшләшеп башкаруы күңелгә рәхәтлек бирә. 

Бик еш булмаса да, туган көннәр, бәйрәмнәргә кайту җаен да таба. Әлбәттә, мондый очрашуларны сагынып көтеп алып, ул ярата торган иң тәмле ризыкларны әзерләргә тырышам. Авылда чакта аның әтисенә күбрәк хуҗалык эшләрендә булышасы килә, әлбәттә. Әмма эшләгән арада да сөйләшү җаен табабыз. Газиз балаңның янәшәдә булуын тою да – зур бәхет.   

Ирина СӘЙФУЛЛИНА, Әгерҗе сәнгать мәктәбе директоры:

–    Ике улым – Тимур белән Самат 7 сыйныфтан ук мөстәкыйль тормыш башладылар дияргә дә була Чөнки нәкъ шул сыйныфтан соң олысы укуын Казан дәүләт консерваториясе каршында, ә кечесе Чаллыда төрек лицеенда дәвам иттеләр. Балаң читтә булганда алар өчен йөрәк ныграк өзгәләнүен аңлатып тору артыктыр. Алар да, мин дә бик тә сагына идек. 

Көн саен хәбәрләшеп торудан тыш, ялларга өйгә алып кайттык. Улларыбызга ияреп дуслары да безгә кайтырга яраталар иде. Аларга да гаилә җылысын  бүләк итүне изге бурычым дип санадым. Улларым аша әле хәзер дә аларның рәхмәтле сәламнәрен алып торуы бик рәхәт.  
Хәзер ике улыбыз да, тулы мәгънәсендә, мөстәкыйль инде. Казанда яшиләр. Олысы гаиләле, ике оныгыбыз бар. Күнегелгән гадәт буенча, көн саен аралашабыз.

Мөмкинлек булганда үзем дә Казанга барам. Үзләре дә кайтырга  тырышалар.  Барыбыз бергә Тукай урамында әниебез Әминә яши торган төп йортка җыелырга яратабыз.  Әнием дигәннән, шунысын да әйтим әле:  аның белән дә көненә ничә тапкыр аралашабыз микән?! Менә шулай, әни белән баланы гомер буе күренмәс җепләр бәйли икән ул. 

Вазифабыз буенча сәнгать мәктәбенә йөрүче укучыларыбыз өчен дә икенче әни булып торуны бурычыбыз итеп саныйбыз. Олы йөрәгебездә үз балаларыбызга да җылы җитәрлек.    
 


Нет комментариев