Бу хакта Туры эфир барышында сөйләделәр
“Әгерҗе радиосы“нда беренче тапкыр райондашларыбызның сорауларына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Айнур ВӘЛИЕВ җавап бирде.
– Айнур Зиннурович, “Имин шәһәр” программасы кысаларында нинди эш алып барыла?
– Бүгенге көндә шәһәрдә 14 видеокамера урнаштырылды. Казан гимназиясендә булган фаҗигадән соң район, “Таттелеком”, мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән берлектә сөйләшеп, мәктәпләргә якын урыннарда өстәмә рәвештә тагын 6 видеокүзәтү камералары куелды.
3нче балалар бакчасы ябылганнан соң тагын бер видеокамера бушады һәм ул яңа үзәк паркка күчерелде. Алдагы елда аеруча куркыныч тудыручы урыннарга тагын 5-6 камера урнаштырырга планлаштырабыз.
Фото: pixabay.com
Материалны тулысынча газетабызның соңгы санында укыгыз.
Нет комментариев