Сорагыз–җавап бирәбез
«Яңа кагыйдәләр буенча хәзер ишегалдында шашлык кыздырырга ярамый, диләр. Ә кайда ярый?”
И.МӘННАНОВ. Биектау авылы.
Әлеге сорауга җавап алу өчен күзәтчелек бүлеге начальнигы Айрат ШӘЙДУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
– Шашлык сезоны белән бергә чүп-чар яндыру вакыты җитүен дә искәртәсем килә. Бик тиздән шәхси йортларда яшәүчеләр, бакчачылар үз участокларын тәртипкә китерә башлаячаклар. Штраф түләмәс өчен чүпне ничек яндырырга соң? 1 январьдан РФ Хөкүмәте карары белән расланган (№1479, 16.09.2020) янгынга каршы режим буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде.
Аларда ачык уттан файдаланган чакта нинди шартлар үтәлергә тиешлеге билгеләнгән. Кагыйдәләрдә күрсәтелгәнчә, чүп-чарны, коры үләнне, ботакларны чокырда гына яндырырга ярый. Аның тирәнлеге кимендә 0,3, диаметры 1 метр булырга тиеш. Шулай ук якындагы объекттан (бина, корылма, ачык склад, эскерт һәм башкалар) кимендә 50 метр ераклыкта казылган булуы шарт. Ылыслы урманнан – 100 метрга, яфраклы урманнан 30 метр читтә булырга тиешле. 10 метр радиус тирәлегенең коры үләннән, чүп-чардан, коры агачтан чистартылган булуы һәм минеральләштерелгән полоса белән аерылуы мөһим.
Чүп-чарны шулай ук 1 кубометр зурлыктагы тимер савытта да яндырырга ярый.
Аның җиргә яхшылап утыртылган булуы шарт. Ә янында тимер калай булырга тиеш. Ул-бу була калса, шуның белән савыт өстен капларлык булсын. Чүпне бу ысул белән яндырган очракта югарыда күрсәтелгән ара ике тапкырга киметелергә мөмкин. Шулай ук минеральләштерелгән полоса да кирәкми. Җыеп әйткәндә, штраф түлисегез килмәсә, якындагы корылмалардан 25 метр ераклыкта тимер бочка урнаштырып, чүпне шунда яндыра аласыз.
Шунысын да онытмагыз: ачык уттан файдаланган очракта беренче янгын сүндерү чаралары кул астында булсын. Телефоныгызны да еракка куймагыз. Шашлык пешерүгә килгәндә, карарда бу турыда болай диелә: ачык уттан файдаланып, шашлыкны мангал, жаровняларда пешергән очракта һәртөрле биналар белән ике арадагы ераклык 5 метрдан да ким булмаска тиеш. Алар тирәли 2 метр араны янгын чыгу ихтималы булган материаллардан (коры үлән һәм башкалар) арындыру да шарт.
Әмма мондый киң ишегаллары кемдә бар икән?!
Димәк, шашлык пешерү өчен бакча кебек урынны сайларга туры киләчәк.
“Бәлки, күрмәсләр әле” дип тә уйламагыз. Спутник күзәтүе системасы теләсә нинди төтенне күрә. Сез шашлыкны пешереп бетергәнче үк янгын куркынычсызлыгы сагы хезмәткәрләре килеп җитәчәк.
Шуны да истә тотыгыз: махсус янгын куркынычсызлыгы режимы кысаларында ачык ут ягу бөтенләй тыела
Нет комментариев