Шаршады клубындагы музейда 111 ел элек язылган хат саклана
Яшәеш

Шаршады клубындагы музейда 111 ел элек язылган хат саклана

Бу хатны тәрҗемә итүчеләр дә табылган

Рәсимә Разетдинова каенанасы Гайшә апаның сандыгы төбеннән бер хат табып ала. Хат астына аның язылу датасы куелган: 1909(!). Гарәп телендәге бу хатны тәрҗемә итүчеләр дә табылган. Музей ачылганчы ук шушы хатны музейның беренче экспонаты итеп теркәп, кичә дә үткәргәннәр.

Хатның беренче өлешендә автор сөйгәнең хәлен белгән, сәлам җибәргән, җавап хаты көтеп калуын белдергән.

Ә икенче өлешендә сөйгәненә багышлап шигырь язган. Аны Шаршадыда яшәүче Мәүлидә Рәимова авылдашларына укып җиткергән.

 


Нет комментариев