Районда 24116 сайлаучы исәпләнә
19 сентябрь – Бердәм сайлау көне, 10 сәгатькә Әгерҗе районында яшәүчеләрнең 61,16 проценты сайлау участокларына килеп үз тавышын биргән. Бу хакта район территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Бердәм сайлау көнендә дә сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 8гә кадәр сайлаучыларны кабул итә.
Районда барлыгы 49 участок эшли. Шуның 16сы – Әгерҗедә, 33е – авылларда.
Барлык участок комиссияләре дә саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
Сайлауларга кагылышлы сорауларны 22955, 21561, 22705 телефоннары аша бирә аласыз.
Нет комментариев