Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Ә сез балагызны мәктәпкә әзерләдегезме әле? (Сораштыру)

Укучы баланы мәктәпкә әзерләү – ата-ана өчен җаваплы гына түгел, бик чыгымлы да гамәл

 Хәзер нәкъ менә мәктәп кирәк-яраклары алуның кызган чоры. Кибеткә керсәң дә, базарга чыксаң да чират тормый гына әйбер алам димә. 

“Ә сез балагызны мәктәпкә әзерләдегезме әле?“ Шушы сорау белән райондашларга мөрәҗәгать иттек.

Эльмира ХАҖИЕВА, Иске Эсләк авылы:

–    Моңа кадәр ике улым Тимур белән Искәндәр генә мәктәп укучылары иде, быел төпчегем Али да беренче сыйныфка бара. Димәк, миңа өч баланы кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә кирәк. 

Әмма мин августны көтеп тормадым. Кием-салымны иртәрәк ала башладым. Шәһәргә барган саен аяк киемнәре, канцелярия әйберләре алып кайттым. Спорт костюмнары да әзер. Зур малайның кайбер киемнәре уртанчысына да калды. Ә менә төпчеген яңабаштан киендерергә кирәк. Беренче сыйныфка барганда барысы да өр-яңа булсын дип тырышам. 

Узган ел ике малайны киендерергә 20 мең сум акча тоткан идем. Быел бераз бәя үссә дә, өчесенә 30 мең сум җитәр дип уйлыйм. 

Минем өчен әлеге сумма да күп. Ярый әле быел укучы балалар өчен Россия Президенты Владимир Путинның ярдәме зур булды. Мәктәп укучысы булган һәр балага 10ар мең сум күләмендә акчалата ярдәм алуыбызга бик сөендек. 

Аннан соң беренче күзгә ташланган әйберне алырга тырышмыйм. Ташламалы кибетләргә йөрим. Кием-салымны базарда берничә ел бер сатучыдан алабыз. Ул да яхшы гына ташлама ясый. Әнә шулай итеп, бер баланы мәктәпкә әзерләүгә ун мең сумны җиткерергә тырышам. 

Эльвира ЗАКИРОВА, Әгерҗе шәһәре:

–    Кызым 6 сыйныфка укырга бара. Әле дәфтәрләрдән тыш берни дә алынмаган. Хәзер кибетләр күп, сайлау мөмкинлеге зур. Шуңа күрә бу мәсьәләдә борчылмыйм. Бер ял көнен кирәк-яраклар алуга багышлаячакмын. Сер түгел, мәктәпкә әзерләү шактый гына кесәгә суга ул. Быел бигрәк тә чыгымлы булачак. 20 мең сумны портфель, костюм, берничә пар аяк киеме, канцелярия әйберләре, башка вак-төякләргә тотсак, аннан да күбрәк сумма компьютер алырга кирәк булачак. Чөнки узган уку елы ахырында әлеге техникабыз сафтан чыкты. Хәзер аннан башка бер генә көн дә дәрес хәзерләрмен димә. Шуңа күрә көн кадагында торган тагын бер бурыч – компьютер алу. Ә аның бәясен үзегез беләсез... 

Гөлнара ГЫЙЛӘҖЕВА, Әгерҗе шәһәре:

–    Улыбыз – 9нчы, кызыбыз 5нче сыйныфка укырга баралар. Бәя артканы шуннан да сизелде, башка елларны икесенә өч-дүрт мең сумлык канцелярия әйберләре ала идек, быел аларның суммасы биш мең сумнан артып китте. Дөрес, дәфтәр-ручкалар кайда арзан микән дип эзләп йөрмәдек, бер кибеткә кердек тә җыеп чыктык. Кием-салымны да акрынлап ала башладык. Мәктәп формалары, жилетлар, портфельләр  булды инде. Ботинка, туфли, алмаш һәм спорт аяк киемнәре дә алдык. Исемлектә вак-төякләр генә калды. Барлыгы 30 мең сумга якын акча бетте. Шунысы сөендерә, ике балага 20 мең сум Путин ярдәме булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев